420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казан мәктәпләрендә укучыларның әти-әниләре менюның ярлы булуын, җиләк-җимешнең җитәрлек булмавын, факттагы меню һәм ризыкның реаль ассортименты арасында аерма күзәтелүен мәктәптә туклану системасындагы кимчелекләр рәтенә керткән. Ата-аналар арасында сораштыру үткәргән «ПромРейтинг» тикшеренү агентлыгы хисабында шул хакта сүз бара.
Хисапта әйтелгәнчә, Казанның әти-әниләре балаларның мәктәптә туклануыннан 4,2 баллга (барлыгы – 10 балл) канәгать.
Әти-әниләрнең 30 процентка якыны мәктәп укучыларын ашатудагы өстенлекләр арасында ризыкның тәмен беренче урынга куйган, аннары «сәламәтлек», «баланслы», «кайнар», «төрле», «куркынычсыз» һәм «баланың үзенчәлекләрен исәпкә алучы» кебек критерийлар килә.
Әти-әниләрнең 20 проценттан артыгы белдергәнчә, алар балаларга ризыкны мәктәптә пешерәләрме, әллә инде әзерне китерәләрме икәнлеген белми.
Ата-аналар банк счеты аша түләү мөмкинлеген, ризыкларның температурасы җитәрлек, куркынычсыз һәм файдалы булуын мәктәптә туклану системасы белән бәйле уңай факторлар рәтендә атаган.
Казанда үткәрелгән сораштыруда 600 респондент катнашкан.