news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Илсур Метшин Мэрларның илкүләм рейтингы лидеры булды

Тикшеренүне «Рейтинг» Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән.

Илсур Метшин Мэрларның илкүләм рейтингы лидеры булды

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Казан башлыгы Илсур Метшин 2020 елның август-ноябрь айлары өчен Мэрларның илкүләм рейтингында беренче урынны алды. Тикшеренүне «Рейтинг» Мәгълүмати коммуникацияләр үзәге һәм РФ Хөкүмәте каршындагы Финанс университеты үткәргән.

Экспертлар 2020 елда Казанда тулы масштаблы юл эшләре алып бару, яңа парклар һәм скверлар төзү, шулай ук коронавирус инфекциясе һәм аның аяныч нәтиҗәләренә каршы нәтиҗәле көрәшкә бәя биргән.

«Казан мэры Илсур Метшин шәһәрне инде 15 ел җитәкли, һәм Россия шәһәр башлыклары арасында лидерларның берсе буларак аның тоткан урыны экспертларның күпчелегендә сораулар уятмый», - дип искәртә белгечләр.

Моңа кадәр, 2020 елның сентябрендә, Казан мэры Идел буе федераль округы субъектлары башкалалары арасында мәгълүмат чараларына иң ачык шәһәр башлыгы дип табылган иде. Ул иң югары медиаиндекс белән әлеге рейтингта беренче урынны яулады. Шул ук вакытта, Татарстан башкаласы Россия күләмендәге төрле рейтингларда даими рәвештә әйдәп баручы позицияләрне били. Әйтик, 23 ноябрьдә Казан юлларның сыйфаты буенча Россиядәге барлык шәһәрләр арасында икенче урынны алды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100