news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Дәүләт Думасы өйдән торып эшләү турында закон кабул итте

Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш.

(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). Дәүләт Думасы өйдән торып эшләү турында закон кабул итте. Бу хакта РИА Новости яза.

Өйдән торып эшләүне җайга салу турындагы проектны түбән палатага Дәүләт Думасы рәисе Вячеслав Володин, Федерация Советы спикеры Валентина Матвиенко, шулай ук депутатлар һәм сенаторлар төркеме кертте. Ул дистанцион эш нормаларын системалы рәвештә эшкәртүне, аларны куллану мөмкинлеген, офис һәм читтән торып эшләү мөмкинлеген күздә тота.

Тәкъдимдә төп өч төшенчә күрсәтелгән. Беренчесе — «дистанцион (читтән торып) эш». Икенчесе — «вакытлыча дистанцион (читтән торып) эш»: мондый режим хезмәт килешүе нигезендә эшләүче хезмәткәрнең, эш бирүче контролендә булган стационар эш урыныннан тыш, хезмәт функцияләрен вакытлыча башкаруны күздә тота. Өченче урында — «катнаш дистанцион (читтән торып) эш»: эш урынында стационар эш белән тәэмин итү һәм дистанцион (читтән торып) эш.

Закон эш бирүче гадәттән тыш хәлләр очрагында хезмәткәрләрне аларның ризалыгыннан башка читтән торып эшләүгә күчерә ала, ләкин кирәкле җиһазлар белән тәэмин итәргә яки чыгымнарны капларга тиеш булачак. Шулай ук эш бирүче дистанцион хезмәткәргә бирелгән җиһазлардан файдалану буенча инструктаж үткәрергә бурычлы булачак.

Хезмәткәрне читтән торып эшкә күчерү хезмәт хакын киметү өчен нигез була алмый. Шулай ук закон дистанцион хезмәткәрләргә командировкаларны түләүне күздә тота. Шул ук вакытта эш бирүче ике эш көне дәвамында җитди сәбәпсез элемтәгә чыкмаса, дистанцион хезмәткәрне эштән азат итә ала.

Закон 2021 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керергә тиеш. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100