420066, Казан, Декабристлар урамы, 2
“ТАТМЕДИА” акционерлык җәмгыяте
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). «Левада үзәге» тарафыннан үткәрелгән сораштыру нәтиҗәләреннән күренгәнчә, россиялеләрнең 9 проценты бала табарга теләми. Бу хакта «Интерфакс» агентлыгы хәбәр итә.
Респондентларның 27 проценты — бер, 55 проценты ике һәм аннан да күбрәк баласы булуын тели. Сораштырылучыларның 7 проценты җавап бирергә кыенсынган.
Моннан тыш, тикшеренү нәтиҗәләре күрсәткәнчә, ир-атлар хатын-кызларга караганда ешрак биш һәм аннан да күбрәк баласы булуын тели. Ир-атларның – 11, хатын-кызларның 7 проценты шул хакта белдергән.
Сораштыру 45 яшькә кадәрге хатын-кызлар һәм 55 яшькә кадәрге ир-атлар арасында үткәрелгән.