news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Айрат Хәйруллин: Миңа Тукай исеме якынрак

“Тукай ул – татар халкының йөрәге, җаны”, - ди Дәүләт Думасы депутаты.

Айрат Хәйруллин: Миңа Тукай исеме якынрак
архив/Рамиль Гали

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, эшмәкәр, дәүләт эшлеклесе Айрат Хәйруллинга “Казан” аэропортына исем кандидатлары арасында Габдулла Тукай исеме якынрак. Бу хакта ул “Татар-информ” хәбәрчесенә әйтте.

“Мин үзем Тукайга тавыш бирдем. Бу кемнең нәрсә уйлавыннан да тора. Менә без балачактан Тукай әкиятләрендә, аның шигырьләрендә үскән. Миңа шуңа күрә Тукай исеме якынрак. Гәрчә башка фамилияләр дә лаеклы, ләкин мин Тукайны сайладым”, - ди депутат.

“Тукай – татарның Пушкины бит ул. Тукай шигырьләрен белмәгән бер татар да юктыр. “Туган тел” – мәктәптә беренче итеп өйрәнгән шигырьләрнең берсе. Тукай ул – татар халкының йөрәге, җаны”, - диде Айрат Хәйруллин.

Аэропорт исеменә тавыш бирүне 30 ноябрьгә кадәр берничә ысул белән эшләргә мөмкин:
1. ВеликиеИмена.рф сайтында. Моның өчен Вконтакте, Одноклассники сайтларындагы аккаунт яки мобиль телефон номеры аша авторизация үтеп, Татарстандагы бер аэропортка тавыш бирергә кирәк. Бер генә исемгә тавыш бирергә була.
2. «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәре аша.
3. 8-800-707-93-17 номерына шалтыратып.
4. Очкыч бортында, аэропортлардагы пунктларда анкета тутырып.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100