Төркиягә сәфәрне тыю Татарстанның туристлык тармагын иң популяр җәйге юнәлештән мәхрүм итә - Сергей Иванов

Ел дәвамында чит илгә баручы татарстанлыларның 50 процентка якыны Төркиядә ял иткән

  (Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ», Юлия Ревина). Туристлык юнәлеше буларак Төркиягә баруны тыю Татарстан һәм Россия туртамагы өчен сизелерлек булачак, чөнки ул россиялеләрнең җәйге ялы өчен иң актив юнәлешләрнең берсе санала. Бу хакта бүген Татарстан Республикасының Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов “Татар-информ” агентлыгында “Тема дня” программасында белдерде. Сөйләшүне мәгълүмат агентлыгы генераль директоры Леонид Толчинский алып барды.

“Әлбәттә, бу сизелерлек булачак. Рәсми мәгълүматларга караганда, Россия туристлары өчен җәйге айларда Төркия - иң популяр юнәлеш. Чикләүләр туроператорларның җәйге турлар арасында массакүләм тәкъдиме булмаячак”, - диде Сергей Иванов. Ә бу, үз чиратында, туриндустриядә билгеле чыгымнарга китерәчәк һәм табыш алуга йогынты ясаячак, дип саный агентлык кунагы. Әмма, бу вакыйгаларга карамастан, мошенниклык гамәлләреннән тыш, турагентлыклар банкротка чыгуын көтәргә кирәкми.

Туризм буенча дәүләт комитеты мәгълүматларына караганда, ел саен Төркия курортларына  50 процентка якын турист ял иткән. “Ел саен Татарстаннан 300 мең кеше төрле юнәлешләрдә ял итеп кайта. Аларның якынча 150 меңе Төркияне сайлый, ә сезонда – 180 мең кеше”, - диде ведомство башлыгы.

Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе сүзләренә караганда, бүгенгә Ростуризм һәм РФ Тышкы эшләр министрлыгының рәсми белдерүе, ил туристлар өчен имин булмаган дип танылуын аңлата һәм бу илгә турларны сатуны туктату чаралары эшләнгән. “Турагентлыкларга Төркия юнәлешендә турлар тәкъдим итмәскә һәм сатмаска тәкъдим ителде. Россия безнең гражданнарның Төркия территориясендә куркынычсызлыгын гарантияләми”, - диде С.Иванов.