“Яшьләр, фән, инновацияләр” халыкара яшьләр форумы Казанда 21-23 апрель көннәрендә узачак

Халыкара яшьләр форумында барлыгы 120-160 илдән 2,5 меңләп кеше катнашыр дип фаразлана

(Казан, 26 ноябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гарифуллина). Киләсе елның 21-23 апрель көннәрендә Казанда Россия ватандашларының “Яшьләр, фән, инновацияләр” халыкара яшьләр форумы узачак. Бүген бу хакта ТР Дәүләт Советында парламент җитәкчесе Фәрит Мөхәммәтшин рәислегендә узган Татарстан Республикасы Президенты каршындагы Милләттәшләр эшләре буенча координация советы утырышында ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министры Рафис Борһанов хәбәр итте. Утырышта ТР Премьер-министры урынбасары Юрий Камалтынов, совет составында булган министрлар, ТР Фәннәр Академиясе президенты Әхмәт Мазһаров, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров һәм башкалар катнашты.  
Рафис Борһанов халыкара яшьләр форумына әзерлек барышы турында сөйләп, форумның РФ Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан финансланачагын хәбәр итте. Аның әйтүенчә, Министрлар Кабинеты карары нигезендә, форумның оештыру комитеты расланган. Бүгенге көндә Тышкы эшләр министрлыгы тарафыннан чаралар концепциясен эшләнә. Министр сүзләреннән аңлашылганча, форумның көн үзәгенә түбәндәге мәсьәләләрне чыгару күздә тотыла: Россиядәге яшь ватандашларның интеллектуаль берләшмәсен булдыру; яшь ватандашларның илнең фәнни-техник потенциалын арттыруга йөз тоткан проектларда катнашуы; якын чит илләрдә төбәк вузларының белем бирү хезмәтләрен алга сөрү һәм башкалар.
Министр әйтүенчә, 20, 24 апрель көннәре форумда катнашучылар өчен килү-китү көннәре буларак билгеләнгән. Форум кысаларындагы чаралар IT- паркта, Идел буе спорт һәм туризм академиясендә, Халыкара мәгълүмат үзәгендә узачак. Яшь ватандашларны Универсиада авылына, Казандагы зур спорт комплексларына алып бару, шулай ук башкаланың тарихи-мәдәни урыннарын күрсәтү, Свияжски шәһәр-утравына һәм Раифа ир-атлар монастырена алып бару ниятләнә. Рафис Борһанов әйтүенчә, форумга, республиканың төрле киңкүләм җыеннар, форумнар уздыру тәҗрибәсенә ия яшьләр оешмаларын җәлеп итү дә күздә тотыла.
Халыкара яшьләр форумында барлыгы 120-160 илдән 2,5 меңләп кеше катнашыр дип фаразлана.
“Бу безнең өчен бик мөһим вакыйга. Форумны Татарстан җирендә үткәрү турында карар кылынган икән, аны ватандашлар, безнең мондый чараларны югары дәрәҗәдә үткәрә алуыбыз белән горурланырлык итеп үткәрергә кирәк. Өстәвенә безнең Универсиада һәм башка киң колачлы чараларны уздыру буенча тәҗрибәбез дә җитәрлек”, - дип шәрехләп узды Фәрит Мөхәммәтшин Рафис Борһановның чыгышыннан соң.