Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шартлаулар турында ялган шалтыратулар өчен җинаять җаваплылыгы каралган дип искәртә
Ялган хәбәр таратучылар ашыгыч хезмәтләр чыгымнарын да капларга тиеш була
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 ноябрь, «Татар-информ»). ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы шартлатуга әзерләнәләр дигән ялган шалтыратулар өчен җинаять җаваплылыгы каралган дип искәртә.
ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәрендә белдерелгәнчә, шартлау очраклары булу мөмкинлеге хакындагы хәбәрләрне бәяләгәндә шалтыратучының нинди максаттан шалтыратуына игътибар бирелә. Шулай итеп, битараф булмаган гражданнар ниндидер предметтан шикләнүләре хакында хәбәр иткәндә, теракт турында ялган хәбәр өчен җавап тотмаячак. Әгәр кемдер шаярып ниндидер шартлау әзерләнү хакында хәбәр итә икән, җәзасын алачак. Бүген полиция андый җинятьләрнең барысын да диярлек ачыклый. Аннары шалтыраткан кешенең шәхесен санаулы минутларда ачыклау мөмкин.
Ялган хәбәр таратучылар җинаять җаваплылыгыннан тыш, ашыгыч хезмәтләр чыгымнарын да капларга тиеш була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз