news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстан 2021 елгы халык санын алу барышында Россия лидер-төбәкләре унлыгына керде

Безнең төбәктә электрон рәвештә халык санын алу дәрәҗәсе уртача Россия күрсәткечләреннән артып китте.

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Наталья Рыбакова). Бөтенроссия халык санын алуның беренче 10 көне нәтиҗәләре буенча, Татарстан миллионнан артык кешене санаган Россия төбәкләре унлыгына керде. Бу хакта бүген Татарстанстат хәбәр итте.

«Авыр эпидемиологик вазгыятькә карамастан, татарстанлыларның гомуми саныннан 64 проценты исәпкә алучыларга ышаныч күрсәткән - алар исәпкә алуның көндезге формасын сайлаганнар, шулай ук стационар участокларда, шул исәптән Күп функцияле үзәкләрдә исәпкә алынганнар. Безнең төбәктә барлык исәпкә алу персоналы битлекләр һәм перчаткалар белән тәэмин ителгән, 70 проценттан артыгы вакцинация узган», – диделәр ведомствоның матбугат хезмәтендә.

Татарстан Дәүләт хезмәтләре порталында мөстәкыйль рәвештә исәпкә алынган республика халкы саны буенча ил төбәкләренең беренче җиделегендә тора һәм Идел буе федераль округында лидер булды. Безнең төбәктә электрон рәвештә халык санын алу уртача Россия күрсәткечләреннән артып китте. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100