Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Путин Ирек Фәйзуллинга Россиянең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде
Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын 2010-2020 елларда башкарды.
(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин РФ төзелеш һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллинга Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе дигән мактаулы исем бирде. Дәүләт башлыгының шул хактагы указы хокукый мәгълүмат интернет-порталында дөнья күргән.
«Россия Федерациясе төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Фәйзуллин Ирек Әнвәр улына „Россия Федерациясенең атказанган төзүчесе“ дигән мактаулы исем бирергә», - диелә 25 октябрьдә имзаланган документта.
Ирек Фәйзуллин Татарстан төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры вазифасын 2010-2020 елларда башкарды. 2020 елның гыйнварында ул РФ төзелеш һәм ТКХ министрының беренче урынбасары итеп билгеләнде, ә шул ук елның ноябрендә әлеге ведомствоны җитәкләде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз