news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мөслим районы Олы Чакмак авылында «Милли таба ашлары» чарасы булды

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чарага җирлектә гомер итүче рус, мари, башкорт милләт вәкилләре дә күчтәнәчләр белән килгән.

Мөслим районы Олы Чакмак авылында «Милли таба ашлары» чарасы булды
https://tatar-congress.org/

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ»). Татар хатын-кызларының Мөслим районындагы «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының чираттагы күчмә утырышы Олы Чакмак авыл җирлегендә узды. Ул «Милли таба ашлары» дип исемләнде.

Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, чара килен төшерү күренешеннән башланып китте. Бер дә юкка түгел, чөнки берничә көннән авылга гүзәл татар кызы килен булып төшәчәк. Әлеге күркәм йола яшь кәләшне каршылауда да чагылыш таба.

Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы уңаеннан чарага җирлектә гомер итүче рус, мари, башкорт милләт вәкилләре дә күчтәнәчләр — милли таба ризыгы һәм җыр-бию алып килде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100