news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәттә халык санын алу буенча алтмыштан артык участок эшли

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк.

Әлмәттә халык санын алу буенча алтмыштан артык участок эшли
http://almet-rt.ru

(Әлмәт, 26 октябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бөтенроссия халык санын алуны узу өчен әлмәтлеләр стационар участокларга бара ала. Әлмәттә шундый 61 участок эшли.

Традицион ысул — өйдә сораштыру 18 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Өйләргә чыгып, шәһәрдә 360тан артык исәпкә алучы эшләсә, 96сы авыл җирлекләрендә булачак.

Анкета тутыручылар көн саен 8.00-20.00 сәгатьтә йөри.

Стационар участок адресларын белү һәм сорауларга җавап алу өчен Әлмәт районында 8 (8553)32-90-94 кайнар элемтә телефонына шалтыратырга мөмкин.

Бөтенроссия халык санын алу 15 октябрьдә башланды һәм 14 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Акциянең башлангыч нәтиҗәләре киләсе елның апрелендә, ахыргы нәтиҗәләре 2022 ел ахырына кадәр билгеле булачак.


news_right_1
news_right_2
news_bot