news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә

Якын арада вакцинацияләү 31 октябрьдә сәгать 10нан 13 кә кадәр Әмәт торак массивында көтелә.

Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә
Михаил Захаров

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстанда хайваннарны котыруга каршы вакцинацияләү дәвам итә. Ел башыннан 2,5 млн нан артык баш авыл хуҗалыгы терлеге һәм 189 меңләп йорт хайванына (95 мең песи һәм 94 мең эт) прививка ясалган. Бу хакта ТР Министрлар Кабинеты каршындагы Баш дәүләт ветеринария идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

«Ерткыч җанварлар торак пунктларга кереп, авыл хуҗалыгы һәм йорт хайваннарына котыру чирен йоктыра. Профилактика чараларының берсе — йорт хайваннарына, авыл хуҗалыгы терлекләренә вкцинация уздыру», — диелә хәбәрдә. Кыргый хайваннар яши торган урыннарда ораль вакцина салынган. 2020 елда аучы белгечләр белән берлектә, 1,8 млн доза вакцина куеп чыкканнар.

Дәүләт ветеринария хезмәте белгечләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларга йөри, урыннарга чыгып вакцинацияләр үткәрә. Ноябрь азагына кадәр мобиль группалар йорт мәчеләре һәм этләренә котыруга каршы вакцина кертәчәк. Профилактик чаралар планы нигезендә, процедура бушлай уздырыла.

Якын арада вакцинацияләү 31 октябрьдә сәгать 10нан 13 кә кадәр Әмәт торак массивында Әмәт урамы, 41 А адресы буенча (кибет алдындагы мәйданчык) көтелә. Адресны төгәлрәк 8-843-272-63-92 телефоны буенча белешергә мөмкин.

Шулай ук, песи һәм этләр Казанның барлык дәүләт ветеринария клиникаларында вакцинацияләнәчәк.

Котыру (гидрофобия) — үзәк нерв системасына зыян китереп, кеше һәм хайваннарда үлемгә китерә торган йогышлы чир. Ул кешегә хайван селәгәе аша, тешләсә, тырнаса күчәргә мөмкин.  

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100