Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Әлки мелиораторлары Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрде
«Татмелиорация» системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм алыш-биреш ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте.
(Әлки, 26 октябрь, «Татар-информ», «Әлки хәбәрләре»). Узган шимбәдә Әнвәр Мәрдиев җитәкчелегендәге Әлки «Мелиорация» ПМК коллективы Казанда Агросәнәгать паркында ярминкә үткәрүдә катнашты. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Бу көнне «Татмелиорация» системасына кергән предприятиеләр шәһәр халкына үзләре җитештергән һәм алыш-биреш ысулы белән алынган продукцияне тәкъдим итте. Биредә бәрәңге, кабак, ташкабак, кишер, суган кебек яшелчәләргә, сөт ризыкларына, иткә, балыкка сорау зур булды.
Мелиораторлар ярминкә кунакларын кайнар чәй, коймак белән дә сыйладылар. Район сәнгать осталары исә иртәнге сәгать алтыдан көн уртасына кадәр дәртле җыр-биюләре белән халыкның кәефен күтәрде.
Ярминкәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин булды. Ул мелиораторларның көзге сәүдәгә зур әзерлек белән килүләрен, халыкка чын-чынлап бәйрәм оештыруларын югары бәяләде.
Яңалыкларны күзәтеп бару өчен Макс-каналга язылыгыз