news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 40 сыйныф карантинда утыра

Шимбә көнне республикада 21 укучыны дәресләрдән азат иттеләр, аларда температура һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре булган.

Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 40 сыйныф карантинда утыра
Солтан Исхаков

(Казан, 26 октябрь, «Татар-информ», Эвелина Киселёва). Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, Татарстанда 40 сыйныфтан 1 044 укучы карантинда утыра. Бу хакта «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Россия Кулланучы хокукларын яклау буенча күзәтчелек хезмәтенең Татарстан буенча идарәсе (Роспотребнадзор) җитәкчесе Марина Патяшина сөйләде.

«Кискен тын юллары вирус инфекциясе сәбәпле, бүгенгә 40 сыйныфтан 1044 бала карантинга чыккан. Казан мәктәпләрендә 34 сыйныф, Югары Ослан, Лениногорск һәм Чаллы шәһәрләрендә берәр сыйныф укучылары карантинда утыра», — диде спикер.

Искәртеп узабыз, сыйныф укучыларының 20 проценттан артыгы дәресләргә килмәгән очракта карантинга җибәрелә.

Республиканың баш санитар табибы мәгълүматлары буенча, шимбә көнне республикада 21 укучыны дәресләрдән азат иттеләр, аларда температура һәм кискен тын юллары вирус инфекциясе билгеләре булган.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100