news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Самара өлкәсендә Аксак Тимер белән Туктамыш арасындагы сугыш күренеше күрсәтелмәде

«Русь. Эпоха объединения» фестивалендә Кондырча янындагы сугыш башка елларда спектакль рәвешендә реконструкцияләнгән булган.

(Самара, 26 сентябрь, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Самара өлкәсе Старый Буян авылында «Русь. Эпоха объединения» фестивале бара. Быел фестивальдә XIV гасырда булган Урта Азия әмире Аксак Тимер һәм Алтын Урда ханы Туктамыш арасындагы Кондырча елгасы буендагы сугыш реконструкциясе күрсәтелмәде.

«Узган елларда спектакль язучы Дмитрий Агалаков пьесасы буенча куелды. Ул спектакльне быел да куярга әзерләнгән идек. Ләкин пандемия аркасында халык аз җыелды һәм фестиваль кечкенә мәйданчыкта гына үткәрелде. Аксак Тимер һәм Туктамыш арасындагы сугышны кечкенә генә урында күрсәтү мөмкин түгел», — дип аңлатты «Татар-информ» хәбәрчесенә фестиваль режиссеры Андрей Бершов.

Аның аңлатуынча, «Русь. Эпоха объединения» фестивалендә Кондырча янындагы сугыш башка елларда спектакль рәвешендә күрсәтелгән. «Беренче елларда атларга утырып моннан арттарак урында — зур кырда үткәрелде. Мәсәлән, ике ел элек Үзбәкстаннан делегация килеп, Аксак Тимер һәм Туктамыш костюмнарын киеп, сугыш реконструкциясен ясаганнар иде», — диде ул.

Быел, нигездә, Самара өлкәсе халкы тамаша кылган. «Үзебезнең халыкка гына күрсәтүнең мәгънәсе юк. Фестивальне узган еллардагы кебек үткәрергә рөхсәт бирелсә, уздырыр идек. Башка елларда тугыз меңләп халык килә иде», — дип искә алды режиссер.

Фестивальдә кыска форматта хәрби киемнәр кигән яшьләр чыгыш ясады. «Костюмнарны заказга ясыйлар. Мәсәлән, минем костюмым X гасырдагы ат яуларында кия торган япон хәрби киеме. Безне шушы хәрби киемнәр белән сугышырга өйрәттеләр. Беренче репетицияләрдә нинди һөҗүм ясарга икәнлеген аңлап бетермәдем. Без бер-беребезне җәрәхәтләмичә сугышырга өйрәндек», — диде 15 яшьлек Даниил.

Яшьләр балта, кылыч, сөңге тотып чыкты. «Костюмнарның авырлыгы 45-50 килограммга җитә. Сугышны башка елларда чынбарлык итеп реконструкцияләделәр дип әйтә алмыйм. Анда теләге булган һәркем катнаша алды: волонтерлар, студентлар һ.б. Аларны ике атна гына өйрәтәләр, бу вакыт кына аз», — диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100