news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Россия Пенсия фонды өлкәннәрне карау буенча түләүләргә хокук турында искә төшерде

Компенсация түләүләрен электрон рәвештә гариза биреп, Пенсия фондына бармыйча рәсмиләштерергә мөмкин.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). 80 яшькә җиткән пенсионерны караучы хезмәткә сәләтле эшләмәүче гражданнар акчалата компенсациягә исәп тота ала. Шул ук вакытта бергә яшәү факты һәм туганлык элемтәләре түләүләрне билгеләүгә йогынты ясамый, дип искә төшерделәр Россия Пенсия фондында. Бу хакта «Российская газета» хәбәр итә.

Билгеләп үтелгәнчә, компенсация Пенсия фондының клиент хезмәтенә мөрәҗәгать иткән айдан билгеләнә. Түләүләр пенсионерга билгеләнгән пенсия белән бергә башкарыла. Моннан тыш, пенсионерны караучыларга пенсия коэффициентлары күчерелә, ә карау вакыты стажга кертелә.

Өлкән кешене караучылар рәсми рәвештә эшләргә, пенсия, социаль өстәмә түләүләр алырга тиеш түгел, шулай ук мәшгульлек үзәгендә эшсез сыйфатында (эшсезлек буенча пособие алмаска) тормаска тиеш», — диделәр Россия Пенсия фондында.

Компенсация түләүләрен электрон рәвештә гариза биреп, Пенсия фондына бармыйча рәсмиләштерергә мөмкин. «Хезмәт күрсәтүче «хезмәткә сәләтсез гражданинны тәрбияләүче эшләмәүче хезмәткә сәләтле кешегә айлык компенсация түләүләрен билгеләү турында» гариза бирә. Пенсионер «хезмәткә яраксыз гражданинны эшләмәүче хезмәткә сәләтле затның тәрбияләүгә ризалыгы турында» гариза бирә, дип ачыклык керттеләр Пенсия фондында.

Сүз уңаеннан, эшсезлек яки пособие булмау фактын раслаучы белешмәләр бирергә кирәкми. Россия Пенсия фонды кирәкле барлык мәгълүматларны ведомствоара электрон хезмәттәшлек системасы аша мөстәкыйль рәвештә соратып алачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100