news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр

Чара Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы кысаларында узды.

Чүпрәледә татар телендә чыгыш ясау осталыгына өйрәттеләр
http://chuprale-online.ru/

(Чүпрәле, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Туган як»). Бүген Чүпрәле районы мәдәният йортында татар телендә халык алдында чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү буенча укулар үткәрелде.

Чараны Казан дәүләт мәдәният институты мөгаллимнәре Илсөяр Шиһапова, Земфира Ибәтова, Азат Зарипов, Әлфис Галиуллиннар алып барды. Кунакларны район Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Сатдинов сәламләп, укуларның мөһимлеген билгеләп үтте.

Татарстанда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елы кысаларында халык алдында татар телендә чыгыш ясау сәнгатенә өйрәтү үткәрелә. Әлеге дәресләр Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов теләктәшлеге, аның каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе, аның рәисе Марат Әхмәтов ярдәме белән үткәрелә. 

 Институт укытучылары чыгыш ясау сәнгате, фикерне дөрес итеп җиткерү, текст язу тәртибе, сөйләм үзенчәлекләре, авазларның дөрес яңгырашы һәм кеше алдында үз-үзеңне тоту, киеренкелектән котылу серләрен сөйләделәр.

Чараның икенче өлешендә остаханәләр узды.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100