news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа» балалар студиясендә мәктәп укучылары өчен онлайн-дәресләр үтә

«Сабантуй» журналы редакциясе хезмәткәрләре балаларны төсле кәгазьдән бәйрәм открыткасы ясарга өйрәтте.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Татмедиа» АҖ балалар студиясендә башлангыч сыйныф укучылары өчен онлайн режимда «Килдем. Күрдем. Ясадым» мастер-класслары уза башлады. Бу атнада «Сабантуй» журналы редакциясе хезмәткәрләре балаларны төсле кәгазьдән бәйрәм открыткасы ясарга өйрәтте.

Zoom платформасында уза торган мастер-классларда бер үк вакытта республиканың төрле шәһәрләреннән һәм районнарыннан балалар катнаша ала.

Дәресләрдә Ш.Мәрҗани исемендәге 2нче татар гимназиясе, Казанның 15нче татар гимназиясе, Чистай районының 2нче гимназиясе, Яшел Үзән районының 3нче Васильево урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм С. К. Гыйматдинов исемендәге Осиново гимназиясе укучылары да катнашырга өлгерде инде.

Мондый очрашулар һәр чәршәмбе көнне үткәрелә. Оештыручылар мастер-класслар Татарстанның күп кенә мәктәпләре һәм гимназияләрен берләштерер дип өметләнә.

Яшел Үзән районы 3нче Васильево урта гомуми белем бирү мәктәбенең озынайтылган көн тәрбиячесе Венера Һадиева балаларга мастер-класс бик ошады, диде.

«Дәреснең татар телендә узуы аеруча ошады. Дәресләрдән соң озынайтылган көн группасы балаларына „Сабантуй“ журналы белән мастер-класс булачагын әйткәч, укучылар башта югалып калды. Әмма онлайн-очрашу шулкадәр тере килеп чыкты, барысы да кул эшләрен тиз һәм җиңел башкарды. Без журнал белән якыннан таныштык. Киләсе атнада да кызыклы мастер-класс көтәчәкбез», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100