Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиядә пенсия алу тәртибе үзгәрәчәк
1 октябрьдән пенсияләр һәм балалар пособиеләре «Мир» түләү системасы картасына гына күчереләчәк.
(Казан, 26 сентябрь,«Татар-информ»). Россиядә 1 октябрьдән пенсияләр һәм балалар пособиеләрен «Мир» түләү системасы картасына гына күчерәчәкләр. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
«Банк реквизитларын алыштыру турында гариза белән күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә яисә теркәлү урыны буенча Пенсия фондына тиешле гариза бирергә кирәк», - диелгән хәбәрдә.
Түләү карталарының илкүләм системасында билгеләп үтүләренчә, илкүләм картага, беренчедән, пенсияләр һәм Пенсия фондыннан башка социаль түләүләр күчереләчәк.
Икенчедән, бу балаларга төрле түләүләр: йөклелек һәм бала табу буенча бер тапкыр бирелә торган пособиеләр, йөклелекнең иртә срокларында исәпкә куелганда, бала туганда; бала караган өчен — ай саен, өч яшьтән җиде яшькә кадәрге балалар өчен, өченче һәм аннан соңгы балаларга һәм башкаларга шундый ук түләүләр күчерелә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз