Марат Әхмәтов: «Татарча диктант»та катнашучылар саны 100 мең булыр дип өметләнәбез

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашты.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ», Ләйсән Рәхмәтуллина). Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов «Татарча диктант» акциясендә катнашучыларның саны 100 меңгә җитәр мөмкин икәнлеген искәртте. Бу хакта ул Татарстан Республикасының Милли китапханәсендә үткән «Татарча диктант» акциясендә әйтте.

«Татарча диктант» — бик әһәмиятле проект. Телебезгә кагылышлы мондый рухтагы чаралар бик кирәк һәм алар бик файдалы. Анда катнашучыларның саны да елдан-ел арта. Быелгы диктант язучылар саны 100 меңгә тулмасмы икән дигән өметләр белән үтә», — диде Марат Әхмәтов.

«Соңгы тапкыр диктантны мәктәптә яздым, әлбәттә. Соңгы елларда бу дәрәҗәдә үткәрелә торган диктантларда катнашканым булмады, кызганыч. Мәктәптә мин начар укымадым. Әнием дә укытучы булгач, сыйныфтагы башка балалар миңа карыйлар иде. Татар теле һәм әдәбияты укытучысы бик талантлы, көчле иде. Аның биргән дәресләре әле хәзер дә хәтеремдә», — диде Марат Әхмәтов.

«Татарча диктант» акциясе 2015 елдан бирле үткәрелә. Быелгы диктант онлайн форматта Татарстан Республикасының Милли китапханәсеннән трансляцияләнде. Текстны КФУ профессоры, филология фәннәре докторы, язучы Фоат Галимуллин укыды. Диктант тексты итеп Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзек тәкъдим ителде.