news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Магнитогорск «Татарча диктант» бөтендөнья белем бирү акциясендә катнашты

Бу юлы Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Нәби Дәүли текстыннан өзек бирелде.

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Магнитогорск бөтендөнья #ТатарчаДиктант белем бирү акциясендә катнашты. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Быел #ТатарчаДиктант белем бирү акциясенә стандарт булмаган хәл үз төзәтмәләрен кертте. Быел туган телне белүне, турыдан-туры катнашудан тыш, онлайн-элемтә аша да тикшереп булды.

Бу юлы Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Нәби Дәүли текстыннан өзек бирелде. Аны татар теле укытучысы Альбина Гафарова укыды.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100