news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында «Татарча диктант» яздылар

Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзекне профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды, турыдан-туры трансляция Казаннан алып барылды.

Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында «Татарча диктант» яздылар
http://tatar-congress.org/

(Казан, 26 сентябрь, «Татар-информ»). Мәскәү Татар мәдәни үзәгенең актлар залында ел саен үткәрелә торган традицион «Татарча диктант» үтте. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Ибраһим Газиның «Сыерчыклар» әсәреннән өзекне профессор, филология фәннәре докторы Фоат Галимуллин укыды. Турыдан-туры трансляция Казаннан алып барылды.

Мәскәү татарлары автономиясе башлыгы Фәрит Фарисов һәм Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Эмиль Фәйзуллин сәламләү сүзендә халык телен, димәк, милли мәдәниятне саклап калуга ярдәм итә торган мондый акцияләрнең мөһимлеген искәртте.

Мәскәүдә яшәүче татарлар - төрле республикалар һәм өлкәләрдән 35 вәкил бүген татарча диктант язды. Чара барлык санитар-эпидемиологик нормаларны үтәп оештырылды. 

Татар мәдәният үзәгендә диктант язган һәр катнашучы нәтиҗәләрне «Яз» бланкында калдырган телефоннары аша беләчәк.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100