news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Әлмәт егете мохтаҗларны бушлай ашата

Акциягә барлык ярдәм итәргә теләүчеләр дә кушыла ала.

Әлмәт егете мохтаҗларны бушлай ашата
http://almet-rt.ru/

(Әлмәт, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Әлмәт егете Руслан Бажутов атнага ике тапкыр мохтаҗларга кайнар ризык әзерли, урамда бушлай ашау урыны оештыра. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Сез белә идегезме, кайбер кешеләр бик ярлы, аларның торагы да, документлары да, хәтта эшләре дә юк. Һәрберсенең үз тормыш тарихы…» — дип язган Руслан Бажутов Инстаграмда үз битендә.

Акциягә барлык ярдәм итәргә теләүчеләр дә кушыла ала.


news_right_1
news_right_2
news_bot