news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чирмешән районында 20 тоннадан артык гошер сәдакасы җыйганнар

Азык-төлекне мәчетләргә озатканнар.

Чирмешән районында 20 тоннадан артык гошер сәдакасы җыйганнар
Кадрия Гамирова

(Чирмешән, 26 сентябрь, «Татар-информ», «Безнең Чирмешән», Кадрия Гамирова). Чирмешән районында 20 тоннадан артык гошер сәдакасы җыйганнар. Азык-төлекне мәчетләргә озатканнар. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.

«Якташларыбыз, елдагыча, бу эштә активлык күрсәттеләр. Кем — бәрәңге, кем — суган бирде, кишер, кабак тапшыручылар да булды. Мохтаҗларга бирелүче бу ярдәм мәчетләрдә җыелды, ә без аны Чирмешәнгә алып кайттык, 20 тоннасын озаттык та. Бакчаларында үскән яшелчәдән өлеш чыгаручыларга рәхмәт», — ди район мөхтәсибе Рамил Ибраһимов. -

Гошер сәдакаларын Казанның Ярдәм мәчетеннән, Ак мәчеттән, Әлмәт мәчете мәдрәсәсеннән, Ульяновск өлкәсеннән килеп алганнар.

Якты Тау, Әмир, Яшәүче кебек кечкенә авыллар беренчеләрдән булып мохтаҗларга өлеш чыгарган. Башка авыллар халкы да бу эштән читтә калмады.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100