Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Студентлар клублары активы тиздән яңа чаралар уздырачак
Студентлар клублары активы тиздән яңа чаралар уздырачак
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Казан, 26 сентябрь,«Татар-информ», Гөлнар Гаттарова). Кичә, Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы вәкилләре катнашында югары уку йортларында эшләп килүче студент клублары активының профильле сменасын булып узды. Бу вакыйга Яшел Үзән районының«Мечта» балалар лагеренда үтте. Ул 80 кешегә исәпләнгән булган. Монда башкалабызның 20 уку йортыннан II-IV курс студентлары катнашты. Сменаның төп программасын Оренбургтан килгән белгечләр алып барды. Командалар арасында лидерлыкка омтылу дәрәҗәсен билгеләүче психологик тренинглар уздырылды. Дүрт көн дәвамында студентлар чараларын үткәрү буенча администраторлар мәктәбе, студклублар белән эшләүче үзәкнең түгәрәк өстәл утырышы һәм «Ягымлы яз» студентлар фестиваленең жюри әгъзалары белән очрашу булды. Югары уку йортларында фикерләү сәләтен, интеллектуальлекне ныгытуга багышланган уеннарны оештыру буенча мастер-класслар үтте.
Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгы хезмәткәре Марина Быкова әйтүенчә, студентларның эшләргә теләкләре бик көчле. Алар студент тормышын кызыклырак итүче яңа чараларның берничә проектын тәкъдим итте. Яңа гына кайнар табадан төшкән әлеге кызыклы идея һәм фикерләр министрлык ярдәме белән тиздән тормышка ашырылыр дигән өмет бар.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз