Балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләрен бәяләүгә багышланган конкурсның түгәрәк өстәл утырышы

Балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмаларының җитәкчеләрен бәяләүгә багышланган конкурсның түгәрәк өстәл утырышы

(Казан, 26 сентябрь, “Татар-информ”, Гөлнар Гаттарова). Бүген ТРның Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм Министрлыгы һәм Мәгариф идарәсе белән берлектә оештырылган балалар һәм яшүсмерләр иҗтимагый оешмаларының “Лидер года” дип исемләнгән республика күләмендәге конкурсның өченче көне булып үтте. Бу конкурс үзенә республиканың төрле төбәкләреннән – Яр Чаллы, Түбән Кама, Яшел Үзән, Мамадыш, Алабуга, Арча һәм башка шәһәр-районнардан килгән балаларны җыйган.

Бүген исә, “Автомобилист” лагере үзенә җитәкче вәкилләр – Мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Пономарева, Мәгариф һәм фән министрлыгының төп белгече Семен Федоров һәм Яшьләр эшләре буенча министрлыкның төп белгече Ирина Копыловаларны кабул итте. Лагерьда конкурсның иҗат сменасында катнашучылар һәм педагаголар түгәрәк өстәл утырышын бик җанлы итте. Җитәкчеләр торле сорауларга төгәл җавап бирергә тырышты. Балалар хәрәкәте үсешен көчәйтүчеләр өчен өстәмә эш урыннарын булдыру турында да сүз барды, тик бу мәсьәлә ТРның балалар һәм яшүсмерләр оешмалары федерациясе күләмендә каралса яхшырак булыр иде дигән фикерләр яңгырады. Өч ел дәвамында уздырылып килүче бу бәйгенең иртәгә соңгы – нәтиҗәләр ясау көне булачак.