news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Татмедиа»да беренче сыйныф укучыларын котладылар

Беренче сыйныф укучылары өчен «СалаваТік» проектыннан яшь музыкантлар татар телендә берничә җыр башкарды.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Елена Симакова). Бүген «Татмедиа» акционерлык җәмгыятендә беренче сыйныф укучылары һәм аларның әти-әниләре белән очрашу узды. Агентлык җитәкчелеге балаларны мәктәп тормышы башлану белән котлады һәм аларга бүләкләр тапшырды.

Сәламләү сүзе белән «Татмедиа» республика агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев һәм медиахолдингның генераль директоры Шамил Садыйков чыгыш ясады. Алар укучыларга яхшы укуларын һәм белем юлында уңышлар теләде.

«Татмедиа» АҖ филиаллары хезмәткәрләренең балаларына тантаналы шартларда канцелярия товарлары белән бүләк җыелмалары тапшырдылар. Бәйрәм рухы тудыру өчен балаларга шарлар өләштеләр һәм тәмле ризыклар тәкъдим иттеләр. Моннан тыш, теләге булган һәркем үз белемен һәм талантын төрле конкурсларда күрсәтә алды.

Беренче сыйныф укучылары өчен «СалаваТік» проектыннан яшь музыкантлар татар телендә берничә җыр башкарды. Балаларга бүләкләр тапшырганнан соң истәлеккә фотога төштеләр.













autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100