news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Татарстанлыларга 59 меңнән артык вакантлы эш урыны тәкъдим ителә

Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 930 вакантлы эш урыны тәкъдим итте.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). 25 августка республиканың мәшгульлек үзәкләрендә рәсми рәвештә теркәлгән 17 536 эшсез граждан исәпләнә иде, бу узган хисап датасына караганда 125 кешегә кимрәк. Татарстанда эшсезлек дәрәҗәсе эшче көчләр саныннан 0,87% тәшкил итә.

Татарстан Республикасы мәшгульлек үзәкләренә эш бирүчеләр тарафыннан хәбәр ителгән ихтыяҗ 59 143 вакансиядән гыйбарәт. Хисап атнасында эш бирүчеләр 2 930 вакантлы эш урыны тәкъдим итте. Хезмәт базарында киеренкелек коэффициенты шартлы рәвештә бер вакансиягә 0,30 кеше тәшкил итә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, яңа эшсезләрнең 565е элек хезмәт эшчәнлеген башкарган. 35 кеше оешма бетерелүгә яки хезмәткәрләр штаты кыскаруга бәйле рәвештә рәсми эшсез кеше статусы алды.

news_right_1
news_right_2
news_bot