news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Быел Татарстан көне Туган телләр елына багышланачак

29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале ачылачак. 

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Эльза Кузнецова). 30 августта, Татарстан көнендә, Казанда яшәүчеләрне фестивальләр, концертлар һәм башка бик күп вакыйгалар көтә. Республика көнен бәйрәм итү Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы химаясында узачак.

«Бу елның үзенчәлекле булуын барыбыз да беләбез — Татарстан Президенты указы белән ул Туган телләр һәм халык бердәмлеге елы дип игълан ителде», — диде «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

29 августта 10.00 сәгатьтә «Чулпан» мәдәни үзәгендә «Түгәрәк уен» Бөтенроссия татар фольклоры фестивален рәсми рәвештә ачу тантанасы була.

30 августта Камал театры каршындагы мәйданда 11.00 сәгатьтә «Уйнагыз, гармуннар» халык иҗаты республика фестивале ачылачак. Биредә бөтен Татарстан һәм Россия төбәкләреннән 1 меңнән артык катнашучы җыелачак, алар 13.00 сәгатьтә Камал театрыннан Бауман аша Казан Кремленең Спас манарасына узачак. Анда бөтен халык яратып җырлый торган җырлар башкарылачак.

29 һәм 30 августта Мәрҗани урамында «Печән базары» заманча татар мәдәнияте һәм дизайны фестивале ачылачак. Быел ул династияләргә һәм гаилә кыйммәтләренә багышланган. Фестиваль программасына дизайн-маркет, милли фуд-корт, балалар һәм ата-аналар өчен остаханәләр, альтернатив музыка сәхнәсе һәм башка тематик мәйданчыклар кертеләчәк.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100