news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан буйлап гастрольгә чыга

Концертлар республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак.

«Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре Татарстан буйлап гастрольгә чыга
Солтан Исхаков

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Гөлүзә Ибраһимова). 4-18 сентябрьдә Татарстан районнарында «Безнең заман» һәм «Йолдызлык» фестивале җиңүчеләре концертлары узачак.

«Сентябрь аенда районнарда „Йолдызлык“ һәм „Безнең заман“ фестивальләренең концертлары узачак. Һәр район үзендә булган талантларны күрә ала. Һәр кешенең күңелендә иҗат бар. Фестиваль аларга үзләрен күрсәтергә мөмкинлек бирә», — дип сөйләде Татарстан Президенты карамагандагы Мәдәниятне үстерүгә ярдәм фонды башкарма директоры Нурия Хашимова «Татар-информ» агентлыгында узган матбугат очрашуында.

Аның сүзләренчә, район предприятиеләренең күрше районга барып концерт кую тәҗрибәсе дә бар. Ул бу өлкәдә Саба районының актив булуын билгеләп үтте.

Ике фестиваль катнашучыларын берләштергән концертлар республиканың дүрт шәһәре һәм ундүрт районында куелачак. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100