Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Татарстан көнен бәйрәм итү уңаеннан күп функцияле үзәкләрнең эш графигы үзгәрәчәк
29 августта эш көне бер сәгатькә кыскартыла.
(Казан, 26 август, «Татар-информ»). Татарстан Республикасы көнен бәйрәм итү уңаеннан КФҮ офислары эш графигын үзгәртәчәк, бу хакта «Минем документлар» порталында хәбәр ителә.
Бәйрәм алдыннан - 29 августта - «Минем документлар» үзәгенең барлык офисларында эш көне бер сәгатькә кыскартыла. Әйтик, Заречный, Яңа Савин, Мәскәү, Көньяк, Совет, Идел буе бүлекләре, шулай ук Идел буе бүлегенең өстәмә офисы (В.Кулагин ур., 1) иртәнге сәгать 8дән көндезге 5кә кадәр, Дәрвишләр һәм Авиатөзелеш бүлекләре — иртәнге 8дән көндезге 3кә кадәр, Юдино һәм «Салават Күпере» торак комплексында иртәнге 8дән сәгать 2гә кадәр эшләячәк.
«КФҮ» оешмасының Әлмәт, Бөгелмә, Яшел Үзән, Түбән Кама, Чаллы, Чистай, Нурлат, Лениногорск, Азнакай, Алабуга, Зәй һәм Тукай районындагы филиаллары иртәнге 8дән көндезге 5кә кадәр гражданнарны кабул итәчәк.
Район филиаллары төшкә кадәр эшләячәк.
Республика көнендә - 30 августта - «Минем документлар» офислары ябык була.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз