news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Путин коллекторларны контрольгә алырга кушты

Владимир Путин Федераль суд приставлары хезмәте башлыгы Дмитрий Аристовка йөкләмә бирде.

(Казан, 26 август, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин коллекторлык оешмалары эшчәнлеген контрольгә алырга кушты, дип хәбәр итә Sputnik радиосы.

Путин Федераль суд приставлары хезмәте башлыгы Дмитрий Аристовка әнә шундый йөкләмә бирде.

«Миңа үз тәкъдимнәрегезне китерегез. Мин, әлбәттә, сезгә ярдәм итәчәкмен. Этаплап булырга тиеш, әлбәттә, әмма бу эш башкарылырга тиеш. Коллекторлык оешмалары эшчәнлеге кайвакыт чиктән чыга. Моны контрольгә алырга кирәк», — дип белдерде Дәүләт Башлыгы Федераль суд приставлары хезмәте директоры белән очрашуда.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100