news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллы башкарма комитеты: Республика көнендә мәйданда бәйрәм һәм фейерверк булмаячак

Ипподромда милли көрәш турниры һәм ат чабышлары көннең иң зур вакыйгалары булачак.

Чаллы башкарма комитеты: Республика көнендә мәйданда бәйрәм һәм фейерверк булмаячак
Набчелны ру

(Чаллы, 26 август, «Татар-информ», Эльвира Мөхәммәтдинова). Чаллы башкарма комитеты Республика һәм Шәһәр көнен үткәрү форматын билгеләде, бәйрәм 30 августта узачак. Яр буе паркы мәйданында традицион рәвештә үткәрелә торган зур театральләштерелгән тамаша һәм фейерверк булмаячак. Бу хакта шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рамил Хәлимов журналистлар белән очрашуда әйтте.

Шәһәр башкарма комитеты вәкиле сүзләренчә, бәйрәм чарасын билгеләгәндә оештыручылар, беренче чиратта, тантанада иминлек турында кайгырткан. Нәтиҗәдә, барлык чараларны да зур булмаган мәйданчыкларда бүлеп үткәрү турында карар кабул ителгән.

«Ипподромда сәгать уннан 15.00 сәгатькә кадәр узачак милли көрәш турниры һәм 12.30 сәгатьтә башланып 14.30 сәгатьтә тәмамланачак ат чабышлары көннең иң зур вакыйгалары булачак», — диде Хәлимов.

Калган чаралар шәһәрнең биш мәйданчыгында узачак. Мәсәлән, Сидоровка бистәсе паркында 11.00 сәгатьтән 13.00 сәгатькә кадәр халыкны «Безгә республика тарихын дәвам итәргә» дип аталган концерт программасы, уеннар, конкурслар, мастер-класслар көтә.

«Азатлык» мәйданында бәйрәм 11.30 сәгатьтә башлана һәм 20.00 сәгатькә кадәр дәвам итәчәк. Концертлардан, күңел ачу һәм башка чаралардан тыш, Чаллы халкына кичен 1979 елда төшерелгән һәм Чаллының беренче төзүчеләренә багышланган «Бел мине» («Узнай меня») нәфис фильмы күрсәтелә.

Күңел ачу чаралары шулай ук Тукай исемендәге яр буенда, Җиңү паркында һәм Энтузиастлар бульварында да узачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100