Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
Бүген Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылачак
Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган.
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Актаныш, 26 август, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Бүген Актаныш районы Әнәк авылында Татарстанның беренче Президенты, Россия Федерациясе Хезмәт Герое Минтимер Шәймиевкә бронза бюст ачылачак.
Тантаналы чарада республика Президенты Рөстәм Миңнеханов, Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев, РФ Президентының Идел буе федераль округындагы Тулы вәкаләтле вәкиле урынбасары Игорь Паньшин һәм башкалар катнашуы көтелә.
Бюст Минтимер Шәймиевнең туган авылында Шәрип Шәймиев йорт-музее белән янәшә куелган. Корылманың биеклеге — 3,8 метр, шуның 1,3 метры — бюст, 2,5 метры — постамент. Бюстны Татарстан Республикасы Рәссамнар берлеге ясаган. Скульптор — Н.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесында укыган Фәнил Вәлиуллин.
- Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның 2013 елның 29 мартыннан чыккан «Россия Федерациясе Хезмәт Герое исемен билгеләү турында» Указы нигезендә, шәхескә РФ Хезмәт Герое исеме бирелгән очракта, аның туган ягында бюст урнаштырыла. Минтимер Шәймиевкә Хезмәт Герое алтын медале 2017 елның 28 апрелендә тапшырылды.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз