Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
WorldSkills җиңүчеләре Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында игълан ителә
WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды.

(Казан, 26 август, «Татар-информ», Алсу Исмәгыйлева). “Казан Экспо” халыкара күргәзмәләр үзәгендә Илһам Шакиров исемендәге концертлар залында WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы башланды.
- Илһам Шакиров исемендәге 3000 кеше сыйдырышлы концертлар залы быел 26 апрель, Габдулла Тукайның туган көнендә тантаналы төстә ачылган иде.
WorldSkills Juniors һәм Future Skills бәйгеләре халыкара WorldSkills KAZAN 2019 эшче һөнәрләр чемпионаты кысаларында үткәрелде.
Мәктәп укучыларына һөнәр сайлауда юнәлеш бирүне максат итеп куйган WorldSkills Juniors юниорлар бәйгесендә 13 илдән 14-16 яшьлек конкурсантлар катнашты.
FutureSkills яшь профессионаллар бәйгесе исә WorldSkills Russia хәрәкәте инициативасы белән үткәрелде, анда 17 ил һәм регионнан, шул исәптән Австрия, Бельгия, Белоруссия, Германия, Һиндстан, Кытай, Сингапур, Россия, АКШ һ.б илләрдән конкурсантлар катнашты.
Барлыгы WorldSkills KAZAN 2019 чемпионаты бәйгеләрендә 66 илдән 1600 конкурсант 56 компетенциядә көч сынашты. Иртәгә “Казан Арена” стадионында чемпионатның йомгаклау тантанасы үтәчәк.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз