ЮХИДИ хезмәткәрләре, ялган ОСАГО полисларын ачыклау өчен, яңа җайланма файдалана башлаячак

РФда шундый полислардан файдаланучылар 10 процентка җиткән

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”, Лилия Локманова). Соңгы арада автомобиль хуҗалары арасында ялган ОСАГО полисларыннан файдаланучылар саны ешайган. Алар җинаять җаваплылыгына тартылырга мөмкин, чөнки ОСАГО полислары рәсми документ булып санала. Әлеге төр җинаять кылучылар 2 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм калырга, җәмәгать эшләре белән шөгыльләнергә мәҗбүр ителергә мөмкин.

Бу хакта бүген “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы уздырган матбугат конференциясендә ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары, полиция полковнигы Радик Рамазанов хәбәр итте.

Аның сүзләренчә, ЮХИДИ хезмәткәре таләбе буенча ОСАГО полисы урынына ялганын күрсәткән өчен дә ярты елга кадәр иректән мәхрүм итү каралган. Шулай ук 80 мең сум яки ярты еллык хезмәт хакы күләмендә штраф салыну мөмкинлеге дә бар.

“Бу бик җитди мәсьәлә. Законның барлык таләпләрен үтәп юлда йөргән граждан, ялган полислы машина йөртүче аркасында юл һәлакәтенә эләкккән очракта, кыен хәлдә калырга мөмкин. Чыгымнарны каплау өчен судларга мөрәҗәгать итәргә һәм күп вакыт сарыф итәргә кирәк булачак”, - дип, ялган документның нинди нәтиҗәгә китерү ихтималына игътибар юнәлтте Радик Рамазанов.

Әлеге мәсьәләне чишү өчен ЮХИДИ хезмәткәрләре эш урыныда яңа җиһазлар булдырылган. Бу — иминиятчеләр берлеге базасына керү мөмкинлеге бирә торган программалы компьютерлар һәм планшетлар. Әлегә Татарстанда шундый 200 ләп компьютер урнаштырылган, тагын шуның кадәр планшетка махсус программа урнаштырылачак. Аның нигезендә, полисның серия номеры аша ОСАГОның рәсмиме-ялганмы икәнен ачыклап булачак. Бу система инде узган атнада ук гамәлгә кертелгән. “Арзан бәягә алданып, үз транспорт чарагыздан колак кага күрмәгез”, - дип кисәтә машина йөртүчеләрне ТР буенча ЭЭМның ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары.

Тагын бер проблема транспорт чараларына техник күзәтү уздыру белән бәйле. Файдаланучыларны арзан бәяләр белән җәлеп итеп, диагностика карталары эшләүче оешмаларның күбәюе дә Татарстанда үзен сиздерә. ОСАГО полисы булган машина йөртүчедә машинаның диагностика картасы булу мәҗбүри. Шуңа да бу ике юнәлеш бер-берсе белән бәйле, дип аңлатма бирде Радик Рамазанов.

Татарстан Иминиятчеләр берлеге президенты Рөстәм Сабиров сүзләренчә, республикада якынча 50ләп иминият компанияләре эшли һәм бу сан һәрдаим үзгәреп тора. Икътисадый хәлләрнең кыенлашуы нәтиҗәсендә, мондый төр компанияләр эшчәнлеген туктатырга мәҗбүр. Татарстанда гына да соңгы берничә елда иминият компанияләренең саны берничә тапкыр кимегән. ОСАГО полисларын эшләү буенча чиратлар һәм килеп туган кыенлыклар да иминият компанияләренең азаюы, анда эшләүче хезмәткәрләр санын киметүе белән бәйле, дип аңлатты Рөстәм Сабиров. “Быелның беренче кварталында иминият компанияләре тарафыннан түләүләр Россия буенча 71 процент тәшкил иткән. Татарстанда исә бу сан 85 проценттан артып китә. Норма буенча ул 77 процент чамасы булырга тиеш. Республикада бу сан артык зур булу сәбәпле, иминият компанияләре чыгымнары искиткеч күп”, - диде ул һәм иминият компанияләренең әлеге хезмәт базарыннан китү сәбәбен шуның белән дә аңлатты. Мисалга ул Ульяновск өлкәсен китерде һәм анда иминият компанияләренең бөтенләй филиалларын ябуын әйтте.

Республикада ялган ОСАГО полисларыннан файдалануның 5 очрагы теркәлгән. Россия буенча ялган полислар исә якынча 10 процент тәшкил итә, дип хәбәр ителде журналистларга.