Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Вагыйз улы Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор урынбасары
Зилә Мөбәрәкшина
"МАКС-2015"тә өр-яңа "Airbus A350" пассажир лайнеры тәкъдим ителде
Тамашачылар әлеге авиалайнерның беренче сынау үрнәгенең күрсәтмә очышын карый алды
- ВКонтакте
- Telegram
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- РњРѕР№ Р В Р’В Р РЋРЎв„ўР В Р’В Р РЋРІР‚ВВВВВВВВРЎР‚
(Мәскәү өлкәсе, 26 август, «Татар-информ», Аяз Исмәгыйлев). Бүген Мәскәү өлкәсенең Жуковский шәһәрендә уздырыла торган "МАКС-2015" XII Халыкара авиация-космик салоны кысаларында Европаның әйдәп баручы авиаҗитештерүчесе "Airbus" концернының "Airbus A350" өр-яңа пассажир лайнеры премьерасы булды. Тамашачылар әлеге авиалайнерның беренче сынау үрнәгенең күрсәтмә очышын карый алды.
Ерак магистральле киң фюзеляжлы "Airbus A350" самолеты "Airbus A330" һәм "Airbus A340" авиалайнерларын алмаштыру өчен эшләнгән. Самолет 270тән алып 475кә кадәр пассажирны 15 мең чакрымга кадәр илтеп җиткерә ала. Лайнер үз классында иң тавышсызы һәм экономиялесе санала.
Бүген "МАКС-2015"тә күрсәтелгән "Airbus A350-900"нең база модификациясенең беренче очышы 2013 елның июнь аенда булган. Лайнерның 3 вариантын эшләү ниятләнә.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз