news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

ТР табибының Этика кодексын кабул итүгә багышланган матбугат конференциясе була

Матбугат очрашуы ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәгендә узачак

(Казан, 26 август, “Татар-информ”). Иртәгә, 27 нче август көнне, ТР медицина хезмәткәрләре ассоциациясе Татарстан табибының Этика кодексын кабул итүгә багышланган матбугат конференциясе оештыра. Чарада шулай ук ассоциация эшчәнлеге турында да сүз барачак.

Матбугат очрашуы иртәнге сәгать 10 да, ТР Сәламәтлек саклау министрлыгының Диспетчерлык үзәгендә узачак, дип хәбәр итә министрлыкның матбугат хезмәте.

Искәртеп узабыз: ТР табибының этика кодексын кабул итү ниятләнгәне турында 18 нче август көнне Казан Кремлендә узган ТР Президенты каршындагы Коррупциягә каршы тору буенча совет утырышында ТР сәламәтлек саклау министры Гадел Вафин хәбәр иткән иде.


 


 

news_right_1
news_right_2
news_bot