Алабугада хуҗасыз этләргә приют булачак

Әлегә ул 120 эткә исәпләнгән

 (Казан, 26 август, “Татар-информ”). Алабугада йортсыз хайваннар өчен приют төзеләчәк. Әлегә ул шәһәр читендә урнашкан һәм 120 эткә исәпләнгән.

“Муниципалитет булачак приют өчен җир бүлеп бирде. Төзелешкә һәм хайваннарны асрауга бюджет акчасын без бирә алмыйбыз, ә менә инвесторлар һәм эшмәкәрләрне җәлеп итәргә мөмкин. Мәсәлән, “Алабуга” махсус икътисади зона резидентларының берсе белән килешү бар. Ул приют төзелешендә ярдәм итәргә теләге булуын белдерде”, – ди бу мәсьәләдә район башлыгы урынбасары Зөлфия Сөнгатуллина “Алабуга нуры” газетасына.