news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Түбән Камада ишегалларын төзекләндерү буенча комплекслы программа гамәлгә ашырыла

Агымдагы елда төзекләндерүгә бюджетта 8 млрд сум салынган.

Түбән Камада ишегалларын төзекләндерү буенча комплекслы программа гамәлгә ашырыла
https://tat.e-nkama.ru

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). «Бердәм Россия»нең мөрәҗәгатьләр белән эшләү буенча оператив үзәгендә халыкны республика төзекләндерү программаларын гамәлгә ашыруга җәлеп итү практикасы турында фикер алыштылар.

«Безнең ишегалды» Президент төзекләндерү программасы актив тормышка ашыру стадиясендә — быел ишегалларында юл эшләренең гомуми күләменең яртысыннан артыгы үтәлгән. Агымдагы елда төзекләндерүгә бюджетта 8 млрд сум салынган. Бу сумма 1 074 ишегалдында тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдереләчәк. Аларның 67се Түбән Камада һәм районда урнашкан. Бу турыда Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайты хәбәр итә.

«Бездә яхшы кешеләр эшли», — диде 40 еллык стажлы йорт буенча җаваплы Гөлсинә Рамазанова, үз ишегалдының төзеклеген санап. «Рәхмәттән башка башка сүзләрем юк», — дип хуплады хезмәттәше Елена Круглова: «Чүп үткәргечне ябасы гына калды, бу мөмкин булса. Һәм аны заманча контейнер мәйданчыгына алыштырырга кирәк».

ТР идарәче компанияләре вәкилләре бу мәсьәләнең җиңел хәл ителәчәгенә ышандырдылар, анда яшәүчеләрнең гомуми җыелышы узачак һәм аның нәтиҗәләре буенча беркетмә төзеләчәк. Автомобильчеләрне һәм яшелләндерүне яклаучыларны дуслаштыру өчен экопарковкалар төзү турында тәкъдим дә яңгырады.

«Барлык халыкны төзекләндерү мәсьәләләре борчый: яшьләрне, өлкәннәрне, карт кешеләрне һәм бу кире элемтә безнең өчен бик мөһим. „Безнең ишегалды“ Президент программасы инде икенче ел гамәлгә ашырыла. Күпчелек ишегаллары төзелеш чорыннан бирле ремонтланмаган, шуңа күрә яңарту таләп ителә", - диде Айдар Метшин..


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100