news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

«Свей» компаниясе алдаган өлешчеләрдән яңа фатирга гаризалар көтәләр

«Татарстан Президенты андый өлешчеләр өчен компенсация буларак аерым йортлар төзү турында карар кабул итте», — диде Иван Новиков. 3нче йорт өлешчеләре өчен Гәрәев урамы буенча, 6нчы йорт өлешчеләре өчен Аграр урамында аерым йортлар төзеләчәк.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Свей» компаниясе тарафыннан алданган өлешчеләрдән компенсация рәвешендәге фатирларга гаризалар кабул ителә.

Татарстанда өлешчеләргә ярдәм фонды башкаручы директоры Иван Новиков бу хакта матбугат конференциясендә сөйләде. Сүз проект документациясе буенча каралмаган Четаев урамындагы 3нче һәм Чистай урамы буенча 6нчы йорт турында бара. 

«2012-2015 елларда „Свей“ фирмасы, банкротлыкта була торып, агентлары аркылы мәйданнар саткан. Өлешчеләргә һава саткан дип әйтергә була, төзелә алмый торган биналар саткан булып чыга. Чистай урамындагы 6нчы йортны суд 18 катлыдан 9 катлыга калдырырга кушты», — диде Новиков.

Аның сүзләренчә, 380ләп өлешченең, бу йортлар кулланышка тапшырылгач та, хокуклары торгызылмаячак. «Татарстан Президенты андый өлешчеләр өчен компенсация буларак аерым йортлар төзү турында карар кабул итте», — диде. 3нче йорт өлешчеләре өчен Гәрәев урамы буенча, 6нчы йорт өлешчеләре өчен Аграр урамында аерым йортлар төзеләчәк. 

«Хәзерге вакытта төзелешкә рөхсәт алу эше үткәрелә. Гәрәев урамы буенча проект оешмасы белән килешү төзелде. Аграр урамы буенча җир участогын куллану рөхсәт ителгән. Хәзер җир участоклары берләштерү процедурасында. Эскиз проекты әзерләнә. Без компенсация фатиры килешүдәгесенә туры килсен дигән бурыч куйдык», — диде Иван Новиков.

«Хәзер безгә зыян күрүчеләр реестрын булдырырга кирәк. 3 һәм 6нчы йортны өлешләп төзүдә катнашучылардан компенсация фатирына гаризалар кабул ителәчәк. 1 августтан 15 октябрьгә кадәр тапшырырга мөмкин. Өлешчегә ничек уңайлы, заявкасын шулай бирсен.

Кемгә нинди фатир эләгәсен ачык жирәбә белән гадел итеп, туры эфирда билгеләячәкбез», — диде.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100