news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Туристлар коронавирус аркасында гамәлдән чыгарылган турлар өчен акчаны кайтара алачак

Михаил Мишустин кунакханәләрдә броньны гамәлдән чыгару үзенчәлекләре һәм күчерү сроклары турында карар имзалады.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Covid-19 аркасында Россия кунакханәләрендә броньны гамәлдән чыгарган туристлар үз акчаларын кире кайтара яки соңрак урнаштыруга күчерә ала. Ил Премьер-министры Михаил Мишустин имзалаган карар Министрлар Кабинеты сайтында басылып чыкты.

«Сүз кунакханәгә урнаштыру өчен өлешчә яки тулысынча түләгән туристлар турында бара», - дип билгеләп үтә Министрлар Кабинеты матбугат хезмәте.

Туроператор турагентка яки туристка сәфәрне карар үз көченә кергәннән соң 60 көн эчендә күчерү мөмкинлеге турында белдерү җибәрергә тиеш.

Яңа урнашу (кунакханәгә) даталары алдагы броньланган көннән башлап 18 айга исәпләнә, әмма хезмәт 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча күрсәтелергә тиеш. Сроклар яклар килешүе буенча билгеләнә.

Яңа даталарга номерга бәя артса, гражданнарга берни дә түләргә кирәкми. Тулы булмаган бронь түләнгәндә, турист калган сумманы беренчел бәядән чыгып түли ала.

Шулай ук ул броньлау срокларын күчерүдән баш тартырга мөмкин. Бу очракта кунакханә акчаны 2021 елның 31 декабреннән дә соңга калмыйча кайтарырга тиеш. 65 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга, эшсезләргә һәм ике айдан артык больничныйда торучыларга акча гариза биргәннән соң 90 көн эчендә кире кайтарылачак. 

news_right_1
news_right_2
news_bot