news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Телефон камерасы аша Covid-19 вирусын ачыклый торган детектор уйлап тапканнар

Уйлап табу нигезендә газның төрле төрләренә реакция ясый торган инде гамәлдә булган җайланма ята.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). АКШта шундый мини-прибор ясаганнар, ул тиз арада пациентта коронавирус инфекциясе барлыгын ачыкларга мөмкинлек бирәчәк. Бу хакта MedicalXpress порталына сылтама белән РИА Новости хәбәр итә.

Эшләнмә авторлары - Колумбия округындагы Джордж Вашингтон университетыннан тикшеренүчеләр төркеме.

Уйлап табуның нигезендә газның төрле төрләренә реакция ясый торган инде гамәлдә булган җайланма ята. Ул калынлыгы бер тотам чәчтән артмаган алтын катламы белән капланган үткәргечләрдән гыйбарәт.

Университетта хәбәр итүләренчә, пандемия вакытында галимнәр бу приборны башка ысул белән дә кулланырга мөмкин дигән фикергә килгән. 50 мең доллар күләмендә грант алганнан соң, алар кешедә Covid-19 булуын яки булмавын ачыклый алырлык җайланма эшләүгә керешкән.

Тикшеренүчеләр шулай ук җайланманың ничек эшләве турында да сөйләде. «Приборның өслегенә инфекция тәэсир итәрлек реагент сылыйлар. Вирус булса, индикаторның төсе үзгәрә, аннан аны телефон камералары ярдәмендә ачыклап була», диелгән хәбәрдә.

Галимнәр фикеренчә, киләчәктә алар уйлап тапкан җайланма коронавирус инфекциясе йоктырган кешеләрнең зур мәгълүмат базасын булдырырга ярдәм итәчәк. Мәгълүматны болытлы саклагычлар аша тулыландырырга мөмкин булачак.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100