Сәхифәләр
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы баш редакторы
Ринат Билалов
420066, Татарстан Республикасы, Казан, Декабристлар ур., 2нче йорт.
«ТАТМЕДИА» акционерлык җәмгыяте
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы татар редакциясе
Баш редактор
Рәмис Латыйпов
Баш редактор урынбасары
Ләйсән Хафизова
Россиянең Хәрби-диңгез флоты 40 яңа кораб алачак
Владимир Путин РФ Хәрби-диңгез флоты шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.
(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Быел Россия Хәрби-диңгез флоты 40 яңа корабль белән тулыланачак. Бу хакта Санкт-Петербургтагы Төп хәрби-диңгез парадында Россия Президенты Владимир Путин сөйләде, дип хәбәр итә ТАСС.
«Флотның уникаль өстенлекләрен һәм хәрби мөмкинлекләрен дөньяда тиңе булмаган гипертавышлы комплекслар, пилотсыз су асты аппаратлары, иң нәтиҗәле оборона чаралары исәбенә арттыру алдынгы цифрлы технологияләрне киң кулланылышка кертү хисабына ирешеләчәк», - диде Россия Президенты.
Шулай ук ул экипажларның шәхси составын һөнәри бәйрәмнәре белән котлады һәм Фин култыгы акваториясендә һәм Кронштадт рейдында хәрби судноларның парад линиясен әйләнеп чыкты. Президент сүзләренчә, диңгезчеләр бөек ватандашларының традицияләрен дәвам итеп, аларга йөкләнгән иң катлаулы бурычларны лаеклы үти.
Ул Бөек Ватан сугышында катнашучыларның батырлыгына һәм «флотчылар, диңгезчеләр һәм беренче юл яручыларның барлык буыннарына» хөрмәтен бирде. Президент Хәрби-диңгез флоты җиһазланышы дәрәҗәсе даими күтәрелүен билгеләп үтте.
Владимир Путин берничә көн элек Россиядә өч верфьтә ерак диңгез зонасының тагын алты яңа корабына нигез салынды, дип өстәде.
Кызыклы яңалыкларны күзәтеп бару өчен Телеграм-каналга язылыгыз