news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Галимнәр Covid-19 вакытында ни өчен ис сизү югалуын ачыклаган

Аносмия, яки ис сизү тойгысы вакытлыча юкка чыгу коронавирус инфекциясе вакытында иң иртә симптомнарның берсе булып санала.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Коронавирус инфекциясе вакытында ис сизү вакытлыча юкка чыгуы сәбәбе ачыкланган. Гарвард медицина мәктәбе нейробиологлары җитәкчелегендә халыкара тикшеренүчеләр төркеме үз нәтиҗәләре белән шул хакта уртаклашты. Бу хакта «Известия» хәбәр итә.

Аносмия, яки ис сизү тойгысының вакытлыча юкка чыгуы коронавирус инфекциясе вакытында төп һәм иң иртә ачыклана торган симптомнарның берсе булып санала.

Элегрәк галимнәр бу күзәнәкләрнең борын куышлыгының өске өлеше инфекция белән зарарлануыннан килеп чыга дип фаразлаган иде, янәсе, нейроннар баш миенә ис турында сигналларны тапшырудан туктый.

Әмма халыкара галимнәр төркеме эше нәтиҗәләре бу теорияне кире какты. Алар мәгълүматларына караганда, исләрне кабул итү вирусның нейроннарның турыдан-туры йогышлануы аркасында түгел, ә ярдәм итүче күзәнәкләр эшенә йогынтысы аркасында үзгәрә.

Бу фактны ачу - бик яхшы яңалык, чөнки Covid-19 вакытында нерв челтәрләренә җитди һәм даими зыян килү зур булмый, дип уртаклашты галимнең берсе - Сандип Роберт Датта.

«Шул рәвешле, терелгәннән соң, нейроннар үзгәрмәячәк яки яңадан корылмаячак һәм кешегә ис сизүне тулысынча югалту янамый», - диелә басмада. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100