news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Белгечләр телевизор карауның йөрәк сәламәтлегенә йогынтысын ачыклаган

Тикшеренүдә 37 яшьтән 73 яшькә кадәрге 500 мең кеше катнашкан.

(Казан, 26 июль, «Татар-информ»). Телевизорны көнгә ике сәгатьтән артык карау гадәте йөрәк өянәге барлыкка килү куркынычын арттыра. Бу хакта Британиянең Biobank сәламәтлек проблемаларын тикшерү үзәге экспертлары хәбәр итте.

Белгечләр үткәргән тикшеренү нәтиҗәләре телевизорның йөрәк өянәгеннән яки инсульттан үлү куркынычын берничә тапкыр арттыруын күрсәтте. Моның сәбәбе - мондый гадәткә ия булган кешеләр хәрәкәткә азрак вакыт сарыф итә, шулай ук телевизор карау вакытында күбрәк ашый. Тагын бер фактор-телевизор экраннары, гадәттә, йокы бозылуга китерә торган зәңгәр ут чыгара.

Тикшеренү анкеталаштыру форматында үткәрелгән. Анда 37 яшьтән 73 яшькә кадәрге 500 мең кеше катнашкан. Анкетада алар көн саен төрле тапшыруларны карау өчен күпме вакыт сарыф ителүен әйткән.

Җавапларны анализлау күрсәткәнчә, телевизорны көненә ике сәгатьтән артык караган кешеләрнең инфаркт белән үлем куркынычы тикшеренүдәге башка катнашучыларга караганда 8 процентка артык. Моннан тыш, әлеге категориядәгеләрнең башка сәбәпләр аркасында үлем очрагы булу ихтималы 5 процентка артык.

«Шул ук вакытта көн саен телевизор карау урынына бер сәгать йөреп кайту үлем куркынычын 10 процентка киметә», — дип искәртә белгечләр.

Эш авторларының берсе - табиб Хәмиш Фостер-телевидение тапшырулары карауга тотылган вакыт кеше гомеренең озынлыгына, сәламәтлеге өчен тискәре нәтиҗәләр булдыруга турыдан-туры йогынты ясавын билгеләп үтте. «Тикшеренү телевизорны ике сәгатьтән артык караучы кешеләрнең һавада озаграк йөрү яки йокы өчен бу вакытның бер өлешеннән баш тарта алырга мөмкин булуларын раслады», - диде ул.

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100