news_header_top
16+
news_header_bot
news_top

Югары Осланда “Нептун көне”н билгеләп үттеләр

Чара районның Никольский бистәсендә үтте

(Казан, 26 июль, “Татар-информ”, Роза Исмәгыйлова). Югары Ослан районының Никольский бистәсендә “Нептун көне” оештырылды. Бу хакта ТР муниципаль районнары порталында хәбәр ителә.
Чара “Дуслык” күле янында узды. Бәйрәмне оештыруда сценарий буенча 13 кеше катнашты. Биредә төрле чаралар оештырылды: су эстафетасы, канат тартышу. Иң уңган һәм җитез дип табылганнар истәлекле бүләкләр белән бүләкләнде.
 

news_right_1
news_right_2
news_bot