news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Казан Сабантуена кунакларны температураларын үлчәп һәм битлектән кертәләр

Үзәк мәйданда көрәш, татар халык уеннары, эстрада артистлары катнашында концерт бара, бию коллективлары чыгыш ясый.

Казан Сабантуена кунакларны температураларын үлчәп һәм битлектән кертәләр
Владимир Васильев

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ», Рифат Каюмов). Казан Сабантуена килүчеләрне тән температураларын үлчәп, битлеге барлыгын тикшереп, металлодетектор аша уздырып кына кертәләр.

Бүген Казанда Сабантуй үтә. Ул өч мәйданда бара. Башкала Сабатуеның төп урыны булып, гадәттәгечә, Тынычлык бистәсендәге Каенлык санала. Бәйрәмнең рәсми өлеше 11:00 сәгатьтә башланса да, халык мәйданга иртәрәк җыелган иде.

Каенлык мәйданында Сабантуй кунакларын Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов, Казан мэры Илсур Метшин сәламләде.

«Сабантуйда без, гадәттәгечә, Татарстанны һәм тулаем илебезне азык-төлек белән тәэмин итүче хезмәтчәннәрне билгелибез. Бүген без иң яхшы игенчеләрне һәм авыл хуҗалыгы ветераннарын хөрмәтлибез. Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елында Сабантуй аерым әһәмияткә ия. Бәйрәм бер яктан татар халкының бай мәдәниятен күрсәтә, икенче яктан, төрле милләт һәм дин вәкилләре арасында тугандаш мөнәсәбәтләрне ныгытуга ярдәм итә», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Сабантуй йөзләгән биючеләрнең театральләштерелгән чыгышыннан башланды. Республиканың төрле районнарыннан килгән алдынгы авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен, ветераннарын сәхнәгә чакырып котладылар.

Үзәк мәйданда көрәш, татар халык уеннары, эстрада артистлары катнашында концерт бара, бию коллективлары чыгыш ясый.

Мәйдан янында Алексеевск, Арча, Балык Бистәсе, Биектау, Буа, Зәй, Кукмара, Лаеш, Мамадыш, Нурлат районнары үз ишегалларын булдырып, халыкка авыл тормышын күрсәтәләр, килгән кунакларның күңелен ачалар. Һәр ишегалдында район үзешчәннәре чыгышларын карарга, халык уеннарында катнашырга, аш-судан авыз итәргә була.

Нурлат районы мәйданында Татарстанның атказанган артисты Фирдүс Тямаев концерты оештырылды. Алексеевск районы ишегалдында рус мәдәнияте тәкъдим ителә. Мамадышлылар халыкның көнкүрешен күрсәтү өчен ишегалдына тере ат, кәҗәләр, сарыклар, куяннар, кош-кортлар, печән өемнәре китергәннәр. Балык бистәсе районы күргәзмәсендә махсус ясалган сулыкта җәен балыкларын күрергә мөмкин.

Сабантуйда күңел ачасы килгән халык рәхәтләнеп бии, җырлый, уеннарда катнаша, районнарның күргәзмәләре белән таныша.


autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100