news_header_top_970_100
16+
news_header_bot_970_100

Чаллыда яшәүче хатын-кыз Татарстанда ковидтан вакцина ясаткан 500 меңенче кеше булды

Татарстанда барлыгы 502 659 кеше вакцина ясаткан.

(Казан, 26 июнь, «Татар-информ»). Татарстанда ковидтан 500 меңенче прививканы Чаллыда яшәүче 38 яшьлек Татьяна Харитонова ясатты. Бу хакта Чаллы шәһәренең Сәламәтлек саклау идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итә.

Татьяна Харитонова «Татпроф» акционерлык җәмгыятенең персонал белән эшләү буенча әйдәп баручы белгече. «Спутник-V» вакцинасының беренче компонентын ул 25 июньдә ясаткан. Ул вакытта Чаллының 5 нче хастаханәсе хезмәткәрләре оешмада күчмә вакцинация оештырган булган.

«Ясатыргамы-ясатмаскамы дигән сораулар тумады. Мин әни кеше, әти-әнием дә өлкәннәр, минем ваемсызлыгым аркасында якыннарымының зыян күрүен теләмим», — диде ул.

Татьяна әйтүенчә, коронавирустан вакцина ясатуга каршы булган кешеләр бу авыруның җитдилеген бәяләп бетерми.

Вакцинация алдыннан компания хезмәткәрләренә шәһәрнең әйдәп баручы табиблары катнашында лекция уздырганнар, алар барлык сорауларга җавап биргән һәм вакцинаны әзерләү этаплары, аның кеше организмына тәэсире турында сөйләгән.

Бүген Татарстанда барлыгы 502 659 кеше вакцина ясаткан, алар арасыннан 365 421 кеше икенче прививканы да алган. 

autoscroll_news_right_240_400_1
autoscroll_news_right_240_400_2
news_bot_970_100